

Башкортстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы турында республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде. Кешбэк системасы, яисә гади итеп әйткәндә, әти-әниләр мәктәптә туклану өчен өчен биргән акчаның бер өлешен кайтара алачак һәм бу яңалык агымдагы уку елыннан башлана.
— Без башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәндек, андый хәл бөтен җирдә дә юк. Безнең карашка, иң яхшысын сайлап алдык һәм үзебездә керттек. Уфадан башлыйбыз, — дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Аның сүзләренчә, мәктәп буфетында акчаны кире кайтару системасы банклардагы кебек үк төзелгән. Моның өчен ата-анага Proviant-Pay сайтында теркәлергә, анда укучы картасын (Карта школьника) теркәргә һәм СБП аша үз банк исәбен беркетергә кирәк. Шәхси кабинетта чыгымнарга лимитны көнгә, атнага яисә айга көйләргә мөмкин. Баланың буфетта һәр сатып алганыннан 1 процент кешбэк кайта. Җыелган сумма ай саен әти-әнисенә кайтарыла. Шулай ук шәхси кабинетта укучының сатып алу тарихы һәрчак ачык булачак.
— Без бу системаны үзебезнең “Алга” картасы белән дә эшләттек, бу бик уңайлы — барысы да бер урында, — диде Андрей Назаров. —Гомумән алганда, бездә балалы гаиләләргә 40ка якын ярдәм итү чарасы гамәлдә. Аларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда без 57 миллиард сум юнәлдердек.