

Китапханә хезмәткәрләре китапханәдә һәм Яшь армиячеләр скверында балалар өчен бөек шагыйрь Сергей Есенинның юбилее хөрмәтенә «Мин Русиягә гашыйк» хәтер акциясе үткәрде. Бу шагыйрьнең шигъри тавышы мәңгегә урыс мәдәнияте йөрәгендә калган.
Акциядә катнашучылар Сергей Есенинның гаҗәеп шигырьләрен һәм тирән фикерләрен яхшырак аңлау һәм тою өчен аның тормышы һәм мирасы буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыкты.
Китапханәчеләр аның туган табигатькә, гади кешеләргә, шигърияткә булган мәхәббәте турында сөйләде. Балалар шагыйрь тормышындагы төп фактларны: балачагын, яшьлеген, иҗади күтәрелешләрен һәм фаҗигале мизгелләрне белде.
Акциядә катнашучылар Есенинның «Поет зима, аукает...», «Край любимый! Сердцу снятся…», «Черемуха» кебек киң билгеле шигырьләрен укыды. Шулай ук балалар «По тропе к Есенину» һәм «Продолжи строчки» викториналарында актив катнашты.
Бу көнне акциядә катнашучы һәркем үзе өчен урыс мәдәниятенең байлыгын ачты һәм шагыйрь Сергей Есенинның үзенчәлекле атмосферасын, туган җиргә һәм табигатькә булган мәхәббәтен тойды.
Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.