

Башкортстан укучысы “Росмолодежь” федераль агентлыгының грант проектлары конкурсында катнашып, ярты миллион сум грант откан.
Октябрьский шәһәренең 3 нче гимназиясе укучысы Семен Борденюк “Молоды душой” Бөтенрусия грант конкурсында призер булган. Башкортстанның Яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров хәбәр итүенчә, укучының проекты Даун синдромы һәм таяну-хәрәкәт итү аппараты бозылган үсмерләрне һөнәри ориентацияләүгә һәм социализацияләүгә юнәлдерелгән. Семен үз башлагычын тормышка ашыру өчен 530 000 сум акча алган. Бүләкләү Владивостоктагы “Океан” Бөтенрусия балалар үзәгендә узган.
Фото:Вито Сабиров, ТГ