

Бүген без Чишмә районында сәфәрдә булдык. Келәш урта мәктәбе коллективы белән якыннан таныштык. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөрткән белем учагы көчле матди-техник базасы, җиһазландырылган кабинетлары белән килеп керүгә үк игътибарны җәлеп итте. Мәктәп директоры Айгөл Рушан кызы Хәерова безгә белем учагы буйлап чын-чынлап экскурсия оештырды. Тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы булган педагоглар, аларда белем алучы тырыш, акыллы, максатчан кызлар һәм егетләр белән аралашу кызыклы, җиңел, дустанә мохиттә узды.
Башлангыч сыйныфларда белем алучы укучылар белән “Бергәләп китапчык ясыйбыз!” дигән осталык дәресен келәшлеләрнең горурлыгы – Мостай Кәрим иҗатына багышладык. Рәсилә Фуат кызы Габидуллина, Зөһрә Гайфатулла кызы Фәйрушина һәм Гөлнара Наил кызы Сәхәветдинова җитәкчелегендәге укучылар тырыша-тырыша үз куллары белән китапчык ясады. Ә фотографыбыз Динар Кәлимуллин балаларның мавыктыргыч эшен, иң күңелле мизгелләрне фотообъективына “эләктереп” калырга тырышты.
Шунысы сөенечле: киләчәктә безне ныклы дуслык җепләре бәйләячәк. Осталык дәресендә катнашучы кызлар һәм малайларның һәммәсенә 2026 елның гыйнварыннан "Әллүки" журналы килә башлаячак. Балаларга шундый шәп бүләк ясаулары өчен укытучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәт!
Динар Кәлимуллин фотосы.