+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
17 Октября 2025, 11:45

Талантлы кыз матурлык тудыра

Рушания ясаган сурәтләргә сокланмыйча мөмкин түгел!

Талантлы кыз матурлык тудыраТалантлы кыз матурлык тудыра
Талантлы кыз матурлык тудыра

Менә бу матурлыкка кемнәр генә сокланмас икән?! Аны «Салют»тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 17 яшьлек Рушания Ермеева төшергән. Аутизм авыруы кызга сәнгать мәктәбендә укырга комачаулаган булуына карамастан, Рушания сурәтләрне искиткеч оста ясый.

Яшь рәссам ике тапкыр һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында «Сынлы сәнгать»номинациясендә җиңүчеләр рәтендә булды. Кызның талантын Уфаның 59нчы коррекцион мәктәп-интернатында да актив хуплыйлар.

Рушания төшергән картиналар республиканың «Салют» балалар үзәгенең күргәзмә стендын бизи, анда ул реабилитация узган. Массаж, физиотерапия һәм иҗади дәресләргә рәхәтләнеп йөргән. Ләкин, иң мөһиме, йөзәргә өйрәнгән һәм хәзер судан курыкмый.

Рушания үзен бәхетле кеше дип саный. Аның яраткан шөгыле, һәрвакыт аның белән булачак таланты бар, һәм бүгенге көнгә максаты — тегүче һөнәрен үзләштерү. Хәзер үк кыз җиңел генә аш бүлмәсе өчен тастымаллар, мендәр тышлары , алъяпкычлар тегә.

Нәкъ бер ел элек Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ачылган «Салют» балалар тернәкләндерү үзәгенә менә шундый сәләтле һәм тырыш балалар килә.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас