+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
20 октябрь 2025, 06:20

Мәктәпләрне 12 еллык укытуга күчермәкчеләр

Әти-әниләрнең дә фикере  искә алыначак. Сез моңа ризамы?

Мәктәпләрне 12 еллык укытуга күчермәкчеләрМәктәпләрне 12 еллык укытуга күчермәкчеләр
Мәктәпләрне 12 еллык укытуга күчермәкчеләр

Русия мәктәпләрендә белем алуны 11дән 12 елга арттырырга кирәк, ә беренче сыйныф укучыларын алты яшьтән укыта башларга кирәк, дип белдергән Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб. Аның сүзләренчә, бу алга киткән күпчелек илләрнең заманча таләпләренә һәм практикасына туры килә.

"Барлык алга киткән илләрдәге кебек үк 12 еллык белем бирүне кертү кирәклеге туды. Программалар катлаулана, күбрәк мәгълүмат һәм предметлар барлыкка килә, бүген кайбер илләрдә ясалма интеллектны башлангыч мәктәптән үк өйрәнәләр. Боларның барысын да 11 елда өйрәнү мөмкин түгел", – дип билгели Гриб.

Күп кенә балалар мәктәпкә болай да биш-алты яшьтән әзерләнә башлыйлар, балалар бакчалары һәм әзерлек төркемнәре узалар, әмма тулы системалы белемне бары тик мәктәптә генә алалар, дип ул.

"12 еллык укуга күчү – вакыт таләбе. Күп илләрдә ул инде берничә дистә ел элек кертелгән", – дип ассызыклаган Иҗтимагый палата вәкиле.

Аның сүзләренчә, әлеге башлангыч Иҗтимагый палатада, Русия мәгариф академиясендә һәм мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта каралачак, әңгәмәгә педагоглар һәм ата-аналар да кушылырга тиеш.

Билгеле булуынча, Русиядә 11 еллык укыту системасы 2001 елдан бирле гамәлдә. Моңа кадәр укучылар 10 ел укыган. 12 еллык форматта АКШ, Франция, Кытай, Һиндстан, Япония һәм Көньяк Корея мәктәпләре эшли.

Автор фото.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас