

Күптән түгел Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә 5нче лицейның 5 Д сыйныфы укучылары өчен Башкортстанның атказанган артисты, эстрада җырчысы һәм автор-башкаручы Сәид Билалов белән очрашу узды.
«Музыка ветра" чарасы милли уен коралы— курайга багышланды. Сәет Сәяф улы балаларга уникаль башкорт музыка коралының килеп чыгышы, бай тарихы һәм мәдәнияте, аның халык йолалары һәм музыкадагы әһәмияте турында сөйләде.
Курайчы башкару техникасы серләре белән уртаклашты, көйләрне уйнап күрсәтте. Балалар халык мирасы белән танышты, традицион музыка атмосферасын тойды һәм дөньяга карашларын киңәйтте. Балалар кызыксынып сораулар бирде, чын инструментны күрде һәм чын останың иҗаты белән илһамланды.
Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.