+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
26 октябрь 2025, 05:05

Әдәбиятны сөюче рәссам кызлар

 Балтач районының ике укучысы республика рәсемнәр конкурсында җиңү яулады.

Әдәбиятны сөюче рәссам кызларӘдәбиятны сөюче рәссам кызлар
Әдәбиятны сөюче рәссам кызлар

Кичә башкалада "Пушкин, Тукай һәм Мостай" республика рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр арасында Балтач районы укучылары да актив, сәләтле булулары белән аерылып торды. 10-13 яшьлек балалар категориясендә Иске Балтач авылының 1нче мәктәбе укучысы Алина Сафина  (укытучысы Рима Мансурова) 1нче урынга лаек булса, Тучыбай мәктәбеннән Азалия Солтанова  (укытучысы Алсу Солтанова) 3нче урынга лаек булды.

– Миңа бу конкурста катнашырга татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Рима Римовна тәкъдим итте. Шатланып риза булдым, чөнки мин Мостай Кәрим иҗатын да, рәсем төшерергә дә яратам. Рәсем буенча Иске Балтач сәнгать мәктәбен тәмамладым. Бу конкурска Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча рәсем төшердем. Эшем иң уңышлылар арасында булуга бик шатландым, – ди Иске Балтач 1нче мәктәбенең 5 Г сыйныфы укучысы Алина Сафина.

Алина үзенең композициясендә Башкортстанның халык шагыйрен кызы Әлфия белән елга буенда сурәтләгән.

“Рәсемдә табигатьнең байлыгын чагылдырырга тырыштым, чөнки Башкортстан урманнары, таулары белән дан тота. Безнең якта агачлар бик матур, көз көне бигрәк тә...”,  - ди Алина.

Сәләтле кызларга һәм аларның остазларына уңышлар телибез!  Алда да матур җиңүләр көтсен!

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас