

2022 елда башланган “Етегән” проекты янә катнашучыларны “Чайка” балалар лагерына җыйды. Бу юлы укучылар республиканың алты районыннан һәм дүрт шәһәреннән җыелды. Проектны Башкортстан Башлыгы грантлары фонды хуплады.
“Етегән” – берьюлы берничә тел: башкорт, урыс, туган һәм чит телләр өйрәнелә торган аерым мәктәп. Балалар шулай ук Башкортстан, Русия һәм бөтендөнья халыклары мәдәнияте белән таныша.
Проект тел мохит тоярга, бөтен республикадан сәләтле яшьтәшләр белән танышырга, телне белүчеләр белән аралашырга һәм блог алып бару нигезләренә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Биш көн дәвам иткән смена программасы тулысынча ял һәм укуны берләштерүгә корылган. Күп балалар өчен аңлаешлы проект тел күнекмәләрен үстерергә һәм төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнергә ярдәм итә.
Быел медиага аерым игътибар бирергә булдылар, чөнки хәзер балалар санлы технологияләрдән актив файдалана. Блогинг һәм махсус җиһазлар буенча дәресләр ярдәмендә катнашучылар үзләренең тел күнекмәләрен яхшыртып кына калмыйча, заманча санлы җиһазларны да үзләштерәчәкләр.
Проект программасында ачык һәм осталык дәресләре һәм өйрәтү чаралары планлаштырылган. Шулай ук урыс, башкорт һәм инглиз телләрендә тренинглар, интенсив дәресләр һәм иҗади остаханәләр узачак. Балалар кызыклы кешеләр белән очрашачак, шул исәптән медиа, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм блогинг өлкәсеннән. Оештыручылар әйтүенчә, “Етегән” проектында елдан-ел балалар күбрәк катнаша: 2022 елда 60 катнашучы булган, ә узган елда 120 укучы.
Башкортстан мәгариф министрлыгында билгеләп үтүләренчә, проект укучыларда, аларның ата-аналарында, укытучыларда, галимнәрдә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында зур кызыксыну уяткан. Балалар полилингваль мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк укырга тели. Мондый белем бирүне гамәлгә кертү буенча Башкортстан тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләрен дә кызыксындырды, чөнки берничә телдә белем бирү – хәзерге заман халыкара белем бирүне үстерүнең мөһим юнәлешләреннән берсе.
Башкортстан соңгы елларда Русиядә полилингваль белем бирүне гамәлгә кертү буенча лидерларның берсенә әверелде, һәм “Етегән” проекты бу юнәлешне алга таба үстерергә ярдәм итә.
Фото: Мәгариф министрлыгы.