+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
30 октябрь 2025, 05:40

Мәктәп юлына тузан төшермиләр!

Бүздәк районының Каран мәктәбе көзге каникулларда да гөрләп тора.

Мәктәп юлына тузан төшермиләр!Мәктәп юлына тузан төшермиләр!
Мәктәп юлына тузан төшермиләр!

Каникуллар – өйдә үзең теләгәнчә вакыт уздыру, телефонда уйнау, дәресләр әзерләүдән азат ителү өчен бирелгән вакыт дип, күпләр ялгыша. Каникуллар ул – төрле кызыклы проектларда, акцияләрдә катнашу, сәләтеңне, көчеңне сынап карау, яшьтәшләрең белән аралашу өчен дә шәп мөмкинлек.

Бүздәк районының Каран мәктәбендә әйтерсең лә укучылар көзге ялларга таралышмаган да. Белем учагында көн саен кызыклы һәм файдалы чаралар уза. Әйтик, “Инженер каникуллары” профильле сменасында кызлар һәм малайлар лего-конструкторлау, оригами, сурәт ясау, агачны яндырып бизәкләр төшерү, лобзик белән кисү һәм башка бик күп осталыкларга төшенә.

“Акыллы каникуллар” – БДИ һәм төп дәүләт имтиханнары тапшыру алдында торган кызлар һәм егетләр өчен. Югары сыйныф укучылары каникуллар дип тормый, остазларыннан дәресләр ала, сораулар бирә, бергәләп чишү юлларын эзли.

“Үсеш ноктасы. Физика” түгәрәгендә өлкәннәргә генә түгел, башлангыч сыйныфларда укучы кызлар һәм малайларга да бик кызыклы.  Физика укытучысы Рамил Хәйруллин һәм югары сыйныф укучылары кечкенәләр өчен аерым дәрес оештырган. Бәләкәчләргә биредә шулкадәр ошаган ки, хәзер алар тизрәк үсеп, физика дәресләре керә башлаган көннәрне түземсезләнеп көтә.

Каран мәктәбендә "Без бергә" мәктәп волонтерлар штабы эше беркайчан да тынмый. Шушы көннәрдә укучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе Зөлфия Мансурова җитәкчелегендә  яугирләр өчен “коры душ”  ясаганнар.

“Ватан иминлеге өчен көрәшүче егетләребез өчен бу бик кирәкле гигиена предметы. Кыр шартларында аларның көнкүрешен бераз җиңеләйтү өчен барыбыз да ихлас тырыштык. Яшь волонтерлар алгы сызыкта булганнар өчен кайгыртучанлык күрсәтү һәм ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлап, һәр эшне күңел биреп башкара”, - ди Зөлфия Җәмил кызы.

Кыскасы, Каран мәктәбе көзге каникулларда да гөрләп тора. Иң мөһиме – укучылар көн саен чараларда теләп, актив катнаша. Ә сез ялларны ничек үткәрәсез, дуслар?

 

Фото: мәктәп сайтыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас