

Приморье краендагы Чугуевка мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Тимофей Поляков биш хатын-кызны аю һөҗүменнән коткарган. Аны Федерация Советы медале белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге хәл быел җәй көне була: үсмер очраклы рәвештә аюның урманнан чыгып, яланда булган хатын-кызларга таба барганын күреп кала. Ул, курыкмыйча, авылдашлары янына йөгереп бара һәм аю якынлашуы турында кисәтә, шуның аркасында хатын-кызлар хәвефсез урынга качып өлгерә.
Үсмерне Федерация Советының "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр. Бүләкне укучыга сенатор Александр Ролик тапшырган.
Быел ерткыч хайваннарның кешеләргә һөҗүм итүе турында аеруча еш ишетелә. Мәсәлән, Новосибирскта яшәүче кызга төлке һөҗүм иткән. Кыргый хайван аңа урамда көпә-көндез ташланган. Кыз сумкасы белән бәргәләп, хайваннан котыла алган.
Фото: vk.com/Министерство ГО и ЧС Приморья