

Башкорт дәүләт университетында "Мин АГРО-да" проекты тормышка ашырыла. Бер атна дәвамында “Һөнәрләр шәһәрчеге”ндә республиканың төрле төбәкләреннән меңнәрчә укучы булачак. Интерактив белем бирү мәйданчыгы 5-7 ноябрь көннәрендә эшли.
Оештыручылар ике трек эшләгән, аларның һәрберсе үз яшь категориясенә туры килә: “Син АГРОда” — 5-9 яшьлек балалар өчен һәм “Агрокомплекс дөньясы” — 10-18 яшьлек үсмерләр өчен. Әлеге проект балаларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән якыннан таныштыра. Балалар “Теплица” мәйданчыгында агроном һөнәренә өйрәнә, чүлмәкләргә орлыклар утырта, “Ферма” да йомыркаларны сортларга аера. “Ветклиника” да йомшак уенчыкларга – хайваннарга рентген ясый, “Сөт заводы”нда сөтнең сыйфатын тикшерә. Үзләренең “эше” өчен балалар “агроакча” ала, аларга соңыннан “Һөнәрләр шәһәре кибетендә” файдалы сый-нигъмәтләр һәм сувенирлар сатып алырга мөмкиннәр. Балаларны шулай ук прәннекләр бизәү буенча “Пекарня”да осталык дәресе һәм мини-тракторларда узышу да көтә.Укучыларны проект белән студентлар таныштыра.
Шушы көннәрдә әлеге проектта Благовар районының Кашкалаша урта мәктәбе укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Алена Балянова һәм Альфира Нугаева җитәкчелегендә, башкалага килеп, авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән якыннан танышты.
“Безгә “Һөнәрләр шәһәрчеге”ндә бик ошады. Төрле эшләрне үзебез башкарап карадык, осталык дәресендә катнаштык. Вакытның узганы сизелми дә калды”, - ди Кашкалаша мәктәбе укучылары.
Фото: мәктәп сайтыннан