

Уфа мәктәбендә буллинг турында шикаятьне тикшерәчәкләр. Башкаланың Комсомол урамындагы 27нче мәктәбендә 3нче сыйныфта укучы яңа гына килгән малайны сыйныфташлары җәберли. Баланың әнисе чаң сугып, социаль челтәрләргә видео куйган.
Ул җибәргән видеодан күренүечә, малайлар мәктәптән кайтырга чыккан яңа укучыга көлә-көлә алмаш аяк киеме йөртә торган капчык белән суга. Әнисе сүзләренә караганда, баланы шулай сагалап торалар. Бу мәсьәләне ата-аналар җыелышында да күтәргәннәр, ләкин хәлләр киресенчә начарланган гына.
Мәктәп директоры Алла Яһудина сүзләренә караганда, мәнфәгатьләр арасында низаг бар, әмма буллинг юк: яңа коллективта үзен артык ышанычлы тота. Бу хакта “ufa1” басмасы хәбәр итә.
Директор белдерүенчә, бу видеоны укучының әнисе үзе төшергән. Ни өчен ул шул вакытта улын якламаган, ә видео төшерүен дәвам иткән, директорга шунысы аңлашылмый.
Конфликты хәл итү өчен профилактика Советы җыелган: мәктәпнең психология хезмәте, район хакимияте, мәгариф бүлеге, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре.
Автор фотосы.