+24 °С
Дождь


“Туры линия” барышында республика Башлыгына Әбҗәлил районының Михайловка авылы мәктәбе коллективы мөрәҗәгать итте. Советлар Союзы Герое Григорий Васев исемендәге мәктәп директоры аларның мәктәбендә спорт залы булмавы турында сөйләде, чөнки булганын авария хәлендәге торышы аркасында япканнар, фундамент җимерелгән. Ремонтлау ким дигәндә 50 миллион сум таләп итәчәк.
Радий Хәбиров мәгариф министры Илдар Мәүлетбердинга мәсьәләне эшкә алуын һәм модульле спорт залы кую мөмкинлеген каравын сорады.