+24 °С
Яңгыр


Намуссыз подрядчы аркасында Яңавыл районының Иске Вәрәш авылында мәктәпкә капиталь ремонт озакка сузылды. Узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка “Туры линия”дә Русия Герое Игорь Насыйбуллинның әнисе Роза Хәбибҗан кызы мөрәҗәгать иткән була. Ул шушы авылда яши, ә аның улы Иске Вәрәш мәктәбендә укыган.
Республика Башлыгына мөрәҗәгать иткәннән соң, барлык эшләр билгеләнгән срокларда төгәлләнә. Кышкы каникуллардан соң укучылар төзекләндерелгән мәктәпкә аяк баскан.
Фото:bashinform.ru