+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
17 Ноября 2025, 10:05

Мәктәп бәдрәфендә тукмаган

Башкортстанда прокуратура буллинг очрагын тикшерәчәк.

Мәктәп бәдрәфендә тукмаганМәктәп бәдрәфендә тукмаган
Мәктәп бәдрәфендә тукмаган

Дуван районында 8нче сыйныф укучысын яшьтәшләре эзәрлекли,җәберли һәм мыскыллауларын видеога төшерә. Мчы видеоязма социаль челтәрләргә таралды.

13 яшьлек үсмернең якыннары әйтүенчә, аңа берничә тапкыр сыйныфташы һөҗүм иткән. Соңгы тапкыр аеруча рәхимсезлек күрсәткән. Волейбол буенча күнекмәләрдән соң малайны күмәкләп мәктәп бәдрәфенә өстерәгәннәр. Анда сыйныфташы үсмерне кыйный һәм буа башлый. Башкалары моны телефонга төшергәннәр. Бәхеткә, малай ычкынып кача алган.

Үсмернең якыннары әйтүенчә, мондый һөҗүмнәр мәктәп коридорларында да булган. Прокуратура мәктәп, ата-аналар һәм полиция гамәлләренә бәя бирү өчен тикшерү башлаган.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас