+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
17 ноябрь 2025, 06:05

Уфа шәһәре — ЗД-макетта

Башкаланың модельле 22нче һәм 48нче балалар китапханәләре хезмәткәрләре кызыклы экскурсия оештырды.

Уфа шәһәре — ЗД-макеттаУфа шәһәре — ЗД-макетта
Уфа шәһәре — ЗД-макетта

Уфаның модельле 22нче һәм 48нче балалар китапханәләре хезмәткәрләре 14 ноябрьдә башкаланың Орджоникидзе районы 82нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары өчен бик кызыклы экскурсия оештырдылар. Алар  Арт-квадратның "Лофт" ивент-холлында урнаштырылган ЗД-макет рәвешендә Уфаның күчермәсе белән якыннан танышты.

Укучылар макетны төзү тарихын белде, китапханәчеләр белән бергәләп Уфа шәһәренең истәлекле урыннарын: Салават Юлаев һәйкәлен, Дуслык монументын, Телеүзәкне, генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен, Ләлә-Тюльпан мәчетен, "Богородица Раштуасы" гыйбадәтханәсен, Президент-Отельне һәм башкаларны тапты.

Балалар шулай ук үз мәктәбен һәм үз йортын тизрәк табу буенча да үзара ярышты. Укучылар китапханәчеләрне кызыксынып тыңлады һәм үзләре өчен күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачты. Китапханә белгечләре үз өсләренә махсус миссия алды — шәһәр тарихы дөньясына юл күрсәтүчеләр булды.

Барлык Уфа халкын һәм кунакларын бу гаҗәеп экспозицияне карарга һәм шәһәребезне яңача күрергә чакырабыз!


Зөлфия Гыйззәтуллина,

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас