+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
19 ноябрь 2025, 04:45

Ракетаның космоска старт алуын күрәчәкләр

Башкортстаннан рак авыруы кичергән дүрт үсмерне кызыклы сәяхәт көтә.

Ракетаның космоска старт алуын күрәчәкләрРакетаның космоска старт алуын күрәчәкләр
Ракетаның космоска старт алуын күрәчәкләр

Алар Байконур космодромыннан "Союз" ракетасының космоска старт алуын күрәчәк.

Балаларның сәфәре, Роскосмос белән берлектә, “Unity” хәйрия фонды гамәлгә ашырган “Хыяллар ракетасы” программасы ярдәмендә мөмкин булган. Быел җәй көне Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгенең яшь пациентлары үзләренең рәсемнәрен космоска тапшырганнар инде. Бу сурәтләр ракета эчендәге бизәлешнең бер өлеше булачак.

Элегрәк әлеге үзәккә очучы-космонавт, Русия Герое Андрей Борисенко килгән иде. Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгендә булган очрашу вакытында балалар һәм аларның әниләре хыялларын белдергәннәр.

"Безне космодром, Русия космонавтикасы тарихы белән танышу, МКСка җибәрелә торган экипаж белән танышу программасы көтә. Балалар ракетаны старт урынына куюны күрәчәкләр һәм, әлбәттә, төп вакыйга – аны җибәрү. Ул 27 ноябрьгә планлаштырылган”, - дип сөйләгән “Потерь нет" фонды координаторы Елена Чиркова.

Аның сүзләренә караганда, программада катнашучы дүрт бала төп дәвалануны узган инде.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас