Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 ноябрь 2025, 17:35

Хуш киләсең, Сөмбелә!

Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясендә милли бәйрәмнәр һәрвакыт җанлы һәм матур үтә.

Хуш киләсең, Сөмбелә!
Хуш киләсең, Сөмбелә!

Алтын көздә, игеннәрне урып-җыю эшләре тәмамлангач, халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә килә. Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясендә ул инде күптән иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелгән.

Быел чараны башлангыч сыйныф укытучылары Айгөл Мөхлисова һәм Ирина Гыйбадуллина җитәкчелегендәге 3нчеләр үткәргән. Бәйрәмнең тарихы, көзге уңышка багышланган рәсемнәр, төрле яшелчәләрдән матур эшләнмәләр  – кызлар һәм малайлар бердәм эшкә ихлас кушылган. Гимназиянең уңган алты гүзәле “Сөмбелә кызы” конкурсында көч сынашып, үзләренең һөнәрләрен күрсәткән. Көзге гөлләмәләр, киемнәр булдырып, фантазиягә байлыклары белән дә сокландырган алар.

– Сөмбелә – халкыбызның мәгънәле һәм матур бәйрәме. Ул – туган туфракка, игенчегә мәдхия! Балалар мондый чараларда күңел ачып кына калмый, гореф-гадәтләр, йолалар белән таныша, үзләренә күпме кызыклы һәм файдалы мәгълүмат ала! – ди Айгөл Марат кызы.

 

Фотолар гимназия сайтыннан.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас