Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 ноябрь 2025, 11:45

Шигърият дулкыннарында...

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә шагыйрә Алена Кайбышева белән очрашу узды.

Шигърият дулкыннарында...
Шигърият дулкыннарында...

Күптән түгел башкаланың  модельле 22нче балалар китапханәсендә Башкортстан язучылары белән очрашу марафоны кысаларында шагыйрә Алена Кайбышева белән бик матур чара узды. Очрашуга Уфаның 5нче лицееның 4нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Шагыйрә иҗатының беренче очкыннары мәктәптә, әдәбият укытучысы туган як турында шигырь язарга кушкач, күренә.

Алена шигырьне бик яхшы билгегә язган. Бу вакытта яшь шагыйрьләрнең республика конкурсы уза һәм укытучы аның шигырен конкурска җибәрә. Кыз бәйгедә 1нче урынны алып, үзенең иҗат юлын башлый. Ул әлеге чарада үзенең балачагы, әнисе, уллары турында шигырьләрен укыды. «Минем җәйдән йолдызлар, балачак, җиләк-җимеш кайнатмасы һәм әни күлмәге исе килә...» дигән юллар балаларның йөрәкләренә үтеп керде.

Алена Альберт кызы бик күпкырлы һәм талантлы кеше. Ул шагыйрә генә түгел, сценарист та, фотограф та,  вакыйгалар үзәгендә кайнаучы да. Абыйсы Руслан Кайбышев белән бергә җырлар язалар.

Бүген ул укучылар игътибарына «Последний день, последний бой...»җырын тәкъдим итте. Бу җыр һәлак булган өч туган абыйсы һәм СВОның барлык сугышчылары истәлегенә язылган. Җырны тыңлаганда, балаларның күзләрендә яшь бөртекләре күренде.

Алена Кайбышева «Киномәктәп» проектында катнаша, анда кино һәм кыска метражлы фильмнар, социаль роликлар төшерелә. Иҗатының барлык яклары да бик рухи һәм тормыш белән тулы. Алена Альберт кызы балаларга Германиядә чыккан «Ловец слов» дигән шигырьләр җыентыгын күрсәтте. Аның сүзләренчә, әгәр әдәби иҗатны визуаль иҗат белән берләштерсәң, кино килеп чыгачак. Моны Айгиз Баймөхәммәтовның “Ташлама мине, әни!» повесте буенча төшерелгән «Безне калдырмагыз! " фильмыннан кадрлар да раслый. Шагыйрә горурланып әйтүенчә, фильмда аның өлкән улы Әмир дә төшкән, ул сугыш чукмары, усал малай ролен уйнаган, шулай ук ул Башкортстанның атказанган артисты Зәйнетдиннең «Яугир»клибында да төшкән.

Укучылар аңа төрле сораулар бирде: яраткан хоббие, чыгыш алдыннан борчыламы, иң яраткан музыкаль төркеме турында кызыксындылар.

Алена Кайбышева үзенең «15 минут»лайфхагы белән уртаклашты. Ул балаларга көн саен 15 минут вакытларын күнегүләр ясауга яисә яхшы эшкә бүлергә киңәш итте. Мәсәлән, шагыйрә үзе бу вакытны артикуляцион күнегүләргә, гимнастикага, кычкырып укуга, туганнары белән аралашуга багышлый.

Чара ахырында укучылар шәгыйрә белән фотога төштеләр.

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас