Уфаның 4нче мәктәбендә шагыйрә, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева кунакта булды. Очрашуны Русиянең атказанган укытучысы Лилия Кәримова оештырды.
“Люция Мәснәви кызы балаларны үзенең иҗаты белән мавыктыргыч итеп таныштырды. Ул шундый ихлас итеп балалар белән аралашты, хаттә чара тәмамлангач та укучылар таралышмый торды. Очрашуның беренче минутында ук янып торган калфагы белән күңелләрдә очкын кабызды. Гомумән, оста дип әйтергә кирәк. Татар халык ашларына багышланган шигырьләрен укыганда биленә салган ак альяпкычы да утлар белән җемелдәп тора. Балалар ихлас тыңлый, чөнки ул "интрига" уята: шигырь тәмамлангач, бирем булачак! Биремгә уеннар иярә, аннан тагын бер шәлкем шигырьләр. Юк, аларны ул "коры" гына укымый, балаларны рольгә кертә, истә калдырырлык итә.
Ике сәгатькә якын барган чарада якташ язучыбыз күңелләрнең иң нечкә кылларын чиртте. Шагыйрә балаларның дикъкатьле итеп шигырьләр тыңлауларын, актив булуларын ассызыклап, рәхмәтен белдерде. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды”, – ди Лилия Галинур кызы.
Фото: мәктәп сайтыннан