Уфаның “Китап” нәшрияты кибетендә Матбугатка язылучылар көне үтте. Анда теләге булган һәркем “Республика Башкортостан” нәшрият йорты гәзит-журналларына ташлама белән языла алды. Бу көн кысаларында “Добрая подписка” акциясе дә гамәлдә булды.
Акция илнең һәм республиканың барлык почта бүлекчәләрендә үткәрелде, ә китап кибете укучылар аудиториясен формалаштыруга ярдәм итүче мәдәни һәм әдәби киңлек буларак сайланды, чөнки гәзит-журналларны яратучылар еш кына китап укучылар да була.
- "Добрая подписка"га инде ике ел ярым. Теләге булган һәркем анда катнаша ала. Үзеңә, СВО гаиләсе әгъзаларына, китапханәләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, күпбалалыларга яисә үзләре өчен кызыклы, дөрес, нәфис әдәбиятка мохтаҗ укучыларыбызга матбугат басмасын яздырырга мөмкин, - диде «Республика Башкортостан» нәшрият йортының вакытлы матбугат тарату бүлеге җитәкчесе урынбасары Клара Әхиярова.
Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев "Игелекле подписка" акциясенә кушылды. Максим Владимирович республика басмаларын, шул исәптән "Әллүки" журналын Бакалы районында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләгә бүләк итеп яздырды.
"Автоклад" оешмасы җитәкчесе Дамир Ханов "Кызыл таң"гәзитенә, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналларына язылды.
Дуслар! 3-13 декабрьдә Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге үтә. Шушы чорда "Әллүки" журналына шактый зур ташлама белән язылып кала аласыз. Ункөнлек чорында 2026 елның беренче яртысына журналга язылу бәясе 432 сум 90 тиен. Ункөнлектән соң хакы 481 сум 14 тиен булачак.
Сез безнең басмага өйдән чыкмый гына да языла аласыз: rbsmi.ru/catalog/po...
Балаларга, кече туганнарга, оныкларга файдалы да, кызыклы да бүләк булачак ул "Әллүки!" Бергә булыйк, дуслар!
Автор фотосы.