Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 декабрь 2025, 09:30

Туган телне өйрәнеп үсәбез!

Уфа районының Миловка авылындагы “Гармония” мәктәбендә безнең уңган дусларыбыз белем ала.

Туган телне өйрәнеп үсәбез!
Туган телне өйрәнеп үсәбез!

 Алар бик яратып татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри, дәрестән тыш чараларда, конкурсларда актив катнаша. Мәктәптә меңнән артык укучы белем ала, аларның 107се татар телен туган тел буларак өйрәнә.

– Укучыларым барысы да тырыш. “Нинди конкурсларга әзерләнәбез?” дип, сорап кына торалар. Алар белән дәресләр үткәрү дә, чараларга әзерләнү дә күңелле, – ди  укытучылары Миләүшә Вершинина.

“Гармония” мәктәбе укучылары быел да туган тел буенча иҗади бәйгеләрдә катнашып, остазларын матур уңышлары белән шатландырган. 4нче сыйныф укучылары Әминә Гыйльманова – “Тукай моңнары” конкурсының район этабында җиңүче, ә Әмир Хәмидуллин призер булган. 3нче сыйныфта укучы Асель Исхакова, Рамазан Сигезбаев һәм Язгөл Рамазанова төрле номинацияләрдә призер булуга ирешкәннәр.

Әйткәндәй, “Әллүки” журналының якын дуслары да әле алар. Басмага һәрвакыт актив языла, дәресләрдә куллана, үзләре дә редакциягә хатлар яза, рәсемнәрен җибәрә алар. “Әллүки”челәрне белем учагына очрашуларга да еш чакыралар. Миләүшә Фәнис кызы балалар туган телле булып үссен өчен вакыт белән исәпләшми, күңелен биреп эшли. Нәкъ шундый укытучылар укучыларын үзләре артыннан ияртә, уңышлы башлангычларга әйди.

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас