Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
16 декабрь 2025, 10:05

Ат елы “бишле”ләргә мул булсын!

Киләсе елда кайсыгызга 12 яшь тула, дуслар?

Ат елы “бишле”ләргә мул булсын!
Ат елы “бишле”ләргә мул булсын!

Андыйлар кү-үп, дисезме?! Димәк, Яңа ел бик күп кызлар һәм малайлар өчен аеруча истәлекле булачак, чөнки Көнчыгыш календаре буенча нәкъ алар туган Ат елы җитә.

Яңа ел бәйрәменә күптән әзерләнә башлагансыздыр инде, дуслар. Бәйрәмегез күңелле һәм алдагы ел матур үтсен өчен кайбер  киңәшләрне дә искә алыгыз.

Ишектән кергәч тә күренеп торган урынга уенчык Ат элеп куегыз.

Чыршыкайны бизәгәндә зур кызыл, алтынсу, кызгылт-сары төстәге шарлар, мишуралар, тасмалар, кәнфитләр күбрәк элегез, Кызыл Утлы Атка бигрәк тә җылы төсләр ошый.

Үзегез ак кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре белән өй эчен бизәсәгез, серлелек тагын да артыр.

Бәйрәм табынына мандарин, әфлисун, виноград, гранат, инжир кебек җимешләрне пыяла вазаларда куярга киңәш ителә. Бәйрәм өстәлендә балык һәм диңгез ризыклары, үрдәк, күркә итеннән имбир, лимон, лайм кушып әзерләнгән ашлар, яшел тәмләткечләр белән бизәлгән җиңел салатлар күбрәк булса, ел символына болар ошаячак.

Яңа ел хуҗасы яраткан төсләр: кызыл, кызгыл-сары, саргылт, ак, яшел, зәңгәрсу, фирүзә, алтынсу, кызгылт-көрән. Киемегездә шул төсләр булса, Кызыл Утлы Атның күңеленә аеруча хуш килер, ә сезнең өчен ел бик уңышлы булыр.

Яңа ел бәйрәме күңелле үтсен, кызлар һәм малайлар!

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас