Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
16 декабрь 2025, 12:00

“Раздевалка”ның астын өскә китергәннәр

Ертылган курткалар, ватылган телефоннар өчен кем түләр?

“Раздевалка”ның астын өскә китергәннәр
“Раздевалка”ның астын өскә китергәннәр

Уфаның 114нче мәктәбендә урта звено укучылары “раздевалка”ның астын өскә әйләндергән. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, дәресләр вакытында ике укучы чишенү бүлмәсенә керә һәм укучыларның шәхси әйберләрен актара. Янәсе дә алар унбиш куртка кесәсеннән акча, наушниклар һәм башка әйберләр урлаган. Берничә банк картасына зыян китергәннәр. Фатир ачкычларын алып, идәнгә ташлаганнар. Ике телефонны ватканнар. Курткаларны һәм башка кием-салым әйберләрен бозганнар. Ата-аналар вәзгыятьне яшерергә теләүләренә борчылуларын белдергән.

Полиция әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.

"Интернет челтәрен мониторинглау барышында Уфаның бер мәктәбендә булган очрак турында ачыкланды. Урынга 6нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре чыкты. Инцидентка мәгариф учреждениесенең урта звеносындагы ике укучының катнашы булуы алдан билгеләнгән. 6 нчы полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләре хәлнең шартларын билгеләү һәм гаеплеләрне закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка җәлеп итү өчен тикшерү уздыра", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: видеодан стоп-кадр

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас