Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 декабрь 2025, 07:55

Кайчан укырга бармаска ярый?

Мәгариф министры кагыйдәләрне искә төшерде.

Кайчан укырга бармаска ярый?
Кайчан укырга бармаска ярый?

Мәктәптә дәресләр нинди шартларда булмаска мөмкинлеге турында, Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде. "Башлангыч сыйныфларда авыл мәктәпләрендә дәресләр — 23 градустан түбән температурада, шәһәр мәктәпләрендә 25тән түбән булганда туктатыла. Авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныфларда дәресләр 25тән түбән булганда, шәһәр мәктәпләрендә 27 градус суык булганда туктатыла. Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һава температурасы 30 градус булганда, шәһәр мәктәпләрендә 32 градус булганда дәресләргә йөрмәскә мөмкин», — дип белдерде Илдар Мәүлетбирдин.

Министр шулай ук кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре турында да искә төшерде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы 3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен — минус 10 градустан түбән булмаган һәм җил секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаган очракта гына рөхсәт ителә.

"Ата-аналар балага көчле суыклар вакытында укырга барыргамы-юкмы икәнен үзләре хәл итә. Әгәр укучы өйдә кала икән, сыйныф җитәкчесенә алдан хәбәр итәргә кирәк. Мәктәп, тышкы һава температурасы нинди булуга карамастан,  эшли һәм көчле салкыннар аркасында дәресләргә йөрүне туктату турындагы карарны һәр мәктәп һава шартларын исәпкә алып мөстәкыйль кабул итә", - дип ачыклык кертте ул.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас