Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 декабрь 2025, 16:35

Илдә Русия халыкларының мәдәниятенә һәм телләренә максатчан ярдәм күрсәтелә

Бу хакта "Туры линия" барышында  Русия Президенты Владимир Путин  белдерде.

Илдә Русия халыкларының мәдәниятенә һәм телләренә максатчан ярдәм күрсәтелә
Илдә Русия халыкларының мәдәниятенә һәм телләренә максатчан ярдәм күрсәтелә

Әлеге минутларда Русия Президенты  Владимир Путин туры эфирда узып баручы елга нәтиҗәләр ясый, журналистлар һәм илебез халкы сорауларына җавап бирә.

Владимир Путин туры элемтә барышында Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында ил халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклау сәясәтен гамәлгә ашыру турында да сөйләде.

"Без Русия халыклары мәдәниятенә, телләренә ярдәм итү буенча максатчан сәясәт алып барабыз. Бу мәктәпләрдә дә, киңкүләм мәгълүмат чараларында да, әдәбиятта да тормышка ашырыла", - дип белдерде Президент.

Ул ассызыклаганча, әлеге башлангычлар ярдәмендә төрле төбәкләрдән балалар иҗатка җәлеп ителә, милли музыка һәм кинематография мәктәпләре үсә.

Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, хәзерге сынаулар шартларында халыкларга ярдәм аеруча мөһим, шул исәптән махсус хәрби операция дә кертеп. Аның сүзләренчә, мондый вакыйгалар илнең бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

"Русия халыкларының бердәмлеге елына килгәндә, миңа калса, без барысын да дөрес эшлибез. Ил мондый сынаулар белән очрашканда, берләшә", - дип ассызыклады  Владимир Путин.

 

Динар Кәлимуллин.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас