Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 декабрь 2025, 16:50

Авыл, саф һава һәм “Әллүки!”

Уфа кызы Эмилия Абдуллина каникуллар җитүен һәрвакыт көтеп ала.

Авыл, саф һава һәм “Әллүки!”
Авыл, саф һава һәм “Әллүки!”

Уфада яшәүче яшь дустыбыз Эмилия Абдуллинага кичә 10 яшь тулган. Яхшы билгеләргә генә укый, тырыш, сәләтле һәм бик зирәк кыз ул. Каникулларны аеруча түземсезлек белән көтеп ала. Эмилиянең күңеле авылга,  Күгәрчен районының бик матур табигате, тырыш халкы белән дан тотучы Күчәрчен авылына ашыга.

Бик ярата шул Эмилия авылны! Ял итеп, дәү әнисе пешергән тәмлекәчләр белән сыйланып кына ятмый, үзе дә эшкә батыр. Печәнен дә җыеша, бакчада да ярдәмләшә, хәтта май да яза белә уңган кыз. Сеңлесе Сабина да аңа ияреп, кул арасына кереп бара. Ә буш вакытларында кызлар бик яратып “Әллүки” журналларын укый. Дәү әниләре Гашура Айрат кызы Абдуллина ярты ел саен оныкларына бүләк итеп журналга языла, оныкларны кайтканчы аларны җыеп бара. Әйткәндәй, Эмилия белән Сабинаның дәү әниләре – Күгәрчен урта мәктәбенең тарих укытучысы.

“Безнең мәктәп укучылары да “Әллүки” журналын бик ярата, сыйныфлары белән язылалар. Мин дә Уфада яшәүче оныкларым өчен журнал алдырам. Эмилия белән бергәләп саф татарча укыйбыз, туган телне өйрәнәбез. Авылга ашкынып кайта балакаем, шунда ук яраткан журналларын карарга тотына. Быел да “Әллүки”гә язылдым. Сезгә квитанциясен җибәрәм, бәлки бүләкле дә булырбыз. Шундый матур басмагыз өчен зур рәхмәт сезгә!” – ди Гашура Айрат кызы.

Киң күңелле дәү әнигә һәм аның уңган, акыллы, туган телне сөюче оныкларына уңышлар телибез. Бүләкле булырга да язсын!

 

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас