Дәүләт думасы депутатлары мәктәп менюсына Яңа ел ризыкларын кертергә тәкъдим итә. Дәүләт думасы вице-спикеры Владислав Даванков ("Новые люди” партиясе) һәм депутат Сардана Авксентьева “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Поповага мәктәп менюсына Яңа ел ризыкларын кертү турында тәкъдим юллаган. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.
"Роспотребнадзор тарафыннан мәктәпләр өчен тәкъдим ителгән менюга үзгәрешләр кертеп, рационны Яңа ел ризыклары белән тулыландыруны максатка ярашлы дип саныйбыз", - диелә документта.
Дәүләт думасы депутатлары мондый ризыкларны атнасына 1-2 тапкыр кышкы каникуллардан соң тәүге ике атнада кертергә тәкъдим итә.
Башлангыч авторлары белдерүенчә, бүген мәктәп менюсы гадәти көннәрдә дә һәм зур бәйрәмнәрдән соң да бертөрле. Туклануда балалар өчен әһәмиятле булган Яңа ел мәдәниятен чагылдыручы элементлар юк. Мәсәлән, "Оливье" салатын җиңелчә рецептурада (зыянсыз соус һәм рөхсәт ителгән ингредиентларны кулланып) әзерләргә була, ә "Заливное" ризыгын табигый желе белән пешкән майсыз иттән яисә балыктан ясарга була, дип саный депутатлар. Шулай ук, алар мәктәп укучыларына җиләк-җимешләрне төрләндереп, мандариннар бирергә тәкъдим итә.
"Әлеге чараны гамәлгә ашыру мәктәп ашханәләрендә туклануга бәйрәм рухы кертергә, балаларда Яңа ел каникуллары тойгысын озайтырга, ашханәдә өй мохите тудырырга һәм шуның белән озак вакытлы ялдан соң укуга кайтуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклаган депутатлар “Роспотребнадзор”га юлланган хатта.