13-14 гыйнварда Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган телләр (татар, мари, чуваш, удмурт, мордва) һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйгегә төбәкнең туган телләрне яратып өйрәнүче иң сәләтле укучылары җыелды.
Җиңүчеләр һәм призерлар арасында “Әллүки”нең якын дуслары булуы безнең өчен аеруча зур шатлык. Алар – бәйгедә ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче сәләтле укучылар. Әйтик, Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары – Азалия Мортазина җиңүче булса, Азалия Арсаева (укытучылары Илмира Шакирова) призер булуга ирешкән.
Бүздәк 1нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илнар Хуҗиев та (укытучысы Зилә Мостафина) олимпиада җиңүчесе!
Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Артур Галиуллин (укытучысы Зинфира Нурисламова) шулай ук, төпле белем күрсәтеп, җиңүче булган.
Бүздәк районы Каран мәктәбенең берьюлы ике укучысы призер исемен яулаган: 10нчы сыйныфтан Розалина Ялалова һәм 9нчы сыйныф укучысы Илиза Заһидуллина (укытучылары Зөлфия Мансурова).
Бу җиңүләр артында остазларының вакыт белән исәпләшми хезмәт салуы, зур хезмәте ята, билгеле. Укучыларын кечкенәдән “Әллүки” белән дуслаштырып, милли матбугатка якынайтучы, ныклы белем бирүче, туган телне сөяргә өйрәтүче укытучыларга һәм аларның сәләтле, тырыш, чәмле укучыларына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын! Горурланабыз!