Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 гыйнвар , 09:45

“Энҗебезгә уңышлар телибез!”

Стәрлетамак шәһәрендә туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үтте.  

“Энҗебезгә уңышлар телибез!”
“Энҗебезгә уңышлар телибез!”

13-14 гыйнварда Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган телләр (татар, мари, чуваш, удмурт, мордва) һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үткән. Бәйгегә төбәкнең туган телләрне яратып өйрәнүче иң сәләтле укучылары җыелган.  Олимпиадада Уфа шәһәренең 4нче мәктәбе укучылары да катнашкан. Укытучылары, Русиянең атказанган укытучысы Лилия Кәримова бәйге нәтиҗәләре турында хәбәр итеп, зур шатлыгы белән уртаклашты.

“13 гыйнварда олимпиаданың язма һәм иҗади турлары узды. 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды. Безнең мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Энҗе Ибраһимова призлы урын яулады. Казанда узачак төбәкара олимпиадада да укучымның белемен лаеклы күрсәтәчәгенә ышанам һәм унышлар телим. 9 нчы сыйныф укучысы Нияз Камалов, 11нчедән Лиана Йосыпова да бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Барлык катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.  Укучыларым өчен бик шатмын!” - ди Лилия Галинур кызы.

Лилия Кәримова фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас