Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 гыйнвар , 11:10

“Әллүки”не укып үссәң, уңышларың күп була!

Сәлам, дускай! Синең кулда –“Әллүки”нең 2026 елдагы беренче саны.

“Әллүки”не укып үссәң, уңышларың күп була!
“Әллүки”не укып үссәң, уңышларың күп була!

Журналны алу белән тиз-тиз битләрен ачкан нәни кулларыңның җылысын, йөзеңне балкытып җибәргән ихлас елмаюыңны чакрымнар аша тоябыз.

“Әллүки” килгән көн  бәйрәм ул! Әнә никадәр кызыклы башваткычлар, биремнәр тизрәк чишүеңне, шигырь-хикәяләр укып чыгуыңны, рәсемнәр кулыңа тылсымлы пумала алуыңны көтә. Күрерсең, журналны укыган саен сәләтләрең арта, сөйләм телең матурлана, туган телеңне ярату хисе көчәя генә барачак. Сиңа шундый шәп Яңа ел бүләге ясаган – “Әллүки” бүләк иткән якыннарыңа, тәрбиячеләреңә, укытучыларыңа зур рәхмәт!

Ә хәзер, әйдә, безнең белән күңелле сәфәргә, ”Әллүки”ле балачак иленә!

“Әллүки”челәр.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас