Әйдәп баручы техник югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүчеләр өчен кабул итү кагыйдәләрен үзгәртәчәк. Әйтик, агымдагы елда МФТИ һәм Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты БДИ буенча керүчеләргә бюджет урыннарын саклап калу өчен олимпиада нәтиҗәләре буенча абитуриентлар кабул итүне чикли.
2026/2027 уку елыннан МФТИ олимпиада җиңүчеләре өчен урыннарны 50дән 35кә кадәр киметәчәк. Ә Русия мәктәп укучылары олимпиадалары Советы (РСОШ) олимпиадалары буенча имтиханнарсыз укырга керү хәзер җиңүчеләргә генә мөмкин булачак, ә призерларга мондый мөмкинчелек бирелми.
Моннан тыш, ташламаларны раслау өчен профильле предмет буенча 75 түгел, ә 80 балл җыярга кирәк булачак.
Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты үзгәрешләр it-белгечлекләргә һәм робототехника белән бәйле юнәлешләргә генә кагылачак. Мәсәлән, “Программа инженериясе”ндә имтиханнарсыз керү хокукын бирә торган олимпиадалар саны 54 тән 25 кә кадәр кимиячәк.
Шул ук вакытта, университет ректоры Михаил Гордин белдерүенчә, бюджет урыннарының гомум санын арттыру планлаштырыла. Югары уку йорты шулай ук үзләренең “Киләчәккә адым” олимпиадасында җиңүчеләр өчен ташламаларны саклап калачак.
Имтиханнарсыз укырга керүче олимпиада җиңүчеләренең саны арту проблемасы күп кенә югары уку йортлары өчен актуаль. Әйтик, 2024 елда Сеченов университетында алар кайбер факультетларда барлык бюджет урыннарын алган.
Фото: ufa.aif.ru