Технологик грамоталылык буенча җиңүчеләр турында мәгълүмат Дәүләт мәгълүмат ресурсына тапшырылачак.
“Рособрнадзор” мәгълүматы буенча, 2026 елдан Бөтенрусия ТехноГТО комплексының алтын билгесе ияләре БДИда өстәмә 10 баллга кадәр ала алачак.
Алтын билге алу өчен көмеш билге иясе булырга кирәк. Моның өчен ТехноГТО сайтында кимендә 5 онлайн-нормативны уңышлы тапшыру мөһим. Аннары — көндезге этап, анда белемеңне расларга кирәк булачак. Алтын билге уңышлы үтелгән ике көндезге норматив өчен бирелә.
"Октябрьдән декабрьгә кадәр узган беренче көндезге сессия нәтиҗәләре буенча, илнең 21 төбәгеннән 105 укучы алтын билге яулады. Укучылар актуаль юнәлешләрдә күнекмәләр күрсәтте — пилотсыз очкычлар кулланудан һәм киберхәвефсезлектән алып, электроника һәм фактчекингка кадәр. Агымдагы елда ТехноГТО нормативларын көндезге тапшыруның язгы сессиясе март аенда старт ала. 2026 елга ТехноГТО мәйданчыкларын сайлап алу 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк — илнең барлык төбәкләреннән теләсә кайсы мәгариф оешмасы гариза бирә ала», — дип хәбәр итәләр ведомствода.