Сез фотоларда күргән кызлар һәм малайлар Борай 2нче гимназиясе укучылары. Алар иртә һөнәри юнәлеш бирүче сыйныфларында белем ала. “Аграр сыйныф” дип йөртелгән 5 “А” укучылары кечкенәдән җир эшен яратырга өйрәнә.
— Балалар аграр сыйныфта бик теләп, яратып укый. Без алар белән биология фәнен тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, үсентеләр үстерәбез, төрле тәҗрибәләр үткәреп, мул уңыш алырга өйрәнәбез, — ди әлеге сыйныф җитәкчесе Ленара Әвхәтова.
6 “Б”да укучылар “полиция” сыйныфында белем ала. Кызлар һәм малайлар сафта йөрергә, физик әзерлеккә өйрәнә, кораллы күнегүләр үтә. Эчке эшләр министрлыгының Юридик институты преподавательләре лекцияләр укыргада килә. Биредә Ватанны һәрвакыт яратачак һәм яклаячак патриот малайлар һәм кызлар тәрбияләнә.
—Безнең сыйныфта, дисциплина яхшы, һәрвакыт тәртип. Взвод командирыбыз Руслан Карамов төгәл сүзле егет, башкаларны да үзе артыннан ияртә. Укуда, спортта, иҗатта да сынатмый укучыларым, —ди горурланып, сыйныф җитәкчеләре Әнисә Мортазина.
Тырыш, максатчан, һөнәр сайлауга бүгеннән җитди карый Борай 2нче гимназиясе укучылары. Ә иң сөендергәне: алар яңа елдан “Әллүки”нең дуслары сафында!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.