Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 гыйнвар , 11:05

Икесенә – дүрт медаль!

Башкортстаннан апалы-сеңелле Балхияровалар Казахстанда уңышлы чыгыш ясаганнар.

Икесенә – дүрт медаль!
Икесенә – дүрт медаль!

Иглин авылыннан апалы-сеңелле Балхияровалар Казахстанда дүрт медаль яулаганнар. Спортчылар традицион уктан ату буенча «JAUJUREK — мың бала” ачык турнирында уңышлы чыгыш ясаганнар. Бу хакта Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Динара Балхиярова “Җамбы” дисциплинасында – беренче, “Орда Азия” дисциплинасында икенче урын алган.

Аның сеңлесе Самира Балхиярова "Калкан” дисциплинасында беренче һәм “Пута” дисциплинасында өченче урынга ия булган.

Турнирда шулай ук Русия данын Авыргазы районыннан Батырхан Гайсин яклаган.

Фото: Иглин районы хакимияте

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас