Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
30 гыйнвар , 10:40

Кышкы табышмаклар

Дуслар, бергәләп табышмакларга җаваплар табыйк әле.

Кышкы табышмаклар
Кышкы табышмаклар

 

  1. Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага,

Тавышсыз җырлый,

Өйгә керергә сорый. 

  1. Корт та түгел,

Эт тә түгел,

Ә үзе тешли. 

  1. Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай. 

  1. Ак кына,

Чеметеп ала чак кына. 

  1. Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра. 

  1. Җәй көне чоланда ята,

Кыш көне бездән калмый. 

  1. Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. 

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас