Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 февраль , 11:25

Кеше нинди, сөйләме дә шундый!

Уфаның 22нче модель балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен фәһемле чара оештырды.

Кеше нинди, сөйләме дә шундый!
Кеше нинди, сөйләме дә шундый!

Февральдә Бөтендөнья норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Уфаның 22нче модель балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче лицей ихатасында укучылар өчен "норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне" дигән мавыктыргыч акция үткәрде. Бу мөһим чара балаларда аралашу культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Китапханәчеләр балаларга цензурасыз лексикадан качуның, аның тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәткә ничек йогынты ясавының 5 сәбәбен ачыклап үтте:

Начар сүзләр сезне һәм гаиләгезне тискәре яктан күрсәтә;

цензурасыз лексика сезнең сүзлек запасын киметә;

начар, ямьсез сүз әйтеп, үзегезнең оятсызлыкка бәйлелегегезне күрсәтәсез;

сүгенү сүзе сезнең йомшаклыгыгызны һәм үз-үзегезне кулда тота алмавыгызны күрсәтә;

начар сүзләр куллану — мәдәниятсез кешенең билгесе.

Сократ та: "Кеше нинди, сөйләме дә шундый", — дип әйткән.

Укучылар белән турыдан-туры аралашканда китапханә хезмәткәрләре балаларның әлеге сәбәпләр белән тулысынча килешүләренә инанды, укучылар бу мәсьәлә буенча үз позицияләрен дәлилләп күрсәтте.

Укучылар хәтта катлаулы хәлләрдә дә матур итеп сөйләшергә һәм дөрес сүзләр сайларга тырышты. Акциядә катнашучыларның һәркайсы аралашу культурасы буенча белешмә һәм ата-аналар өчен кирәкле киңәшләр алды. Мондый акция— үз сөйләмеңне контрольдә тоту һәм яшьтәшләрең, сыйныфташларың өчен үрнәк булу өчен менә дигән сәбәп. Хәзерге катлаулы вакытта «салкын баш» белән уйларга, ә «кайнар йөрәк»не гамәлләр өчен кулланырга кирәк.

Мәдәниятле кешеләр булыйк!

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас