Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 февраль , 10:20

Укучылар Мостай рухында тәрбияләнә

Чишмә районының Келәш мәктәбенә килеп керүгә үк биредә күренекле якташлары белән чиксез горурлану хисләрен тоясың.

Укучылар Мостай рухында тәрбияләнә
Укучылар Мостай рухында тәрбияләнә

Мәктәп директоры Айгөл Хәерова җитәкләгән коллективта бөек әдип исемен йөртүнең зур җаваплылык булуын укучылар кечкенәдән тоеп үсә. Язучыны рухи маяк иткән белем учагында тырышып укыйлар, иҗат, спорт бәйгеләрдә актив катнашалар.

Башлангыч сыйныф укытучылары Рәсилә Габидуллина, Зөһрә Фәйрушина һәм Гөлнара Сәхәветдинова укучыларына төпле белем бирүгә, аларның сәләтләрен үстерүгә дә зур көч сала.

“Укучыларыбыз бик актив. Кемдер рәсем түгәрәгенә, кемдер биюгә йөри. Футбол, гимнастика, көрәш кебек спорт төрләрен үз итүчеләр дә байтак. Шигърият бәйрәмнәрендә, әдәби кичәләрдә һәрвакыт катнашабыз. Мостай Кәрим иҗатына багышланган чараларга һәрвакыт зур дулкынлану белән әзерләнәбез. Безнең укучылар башкала сәхнәләрендә еш чыгыш ясый”, – ди тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган мөгаллимәләр.

Әнә шундый өлгер, максатчан кызлар һәм малалар быел “Әллүки”нең дуслары сафына кушылды. Киләчәктә дә бергә булык!

 

Динар Кәлимуллин фотолары.

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас