Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 февраль , 09:35

Гимназия сәхнәсендә – премьера!

84нче Татар гимназиясендә "Кәҗә белән Сарык" спектакленең премьерасы узды.

Гимназия сәхнәсендә – премьера!
Гимназия сәхнәсендә – премьера!

Халыкара туган тел көне алдыннан Уфадагы 84нче Татар гимназиясенең  актлар залында Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган "Кәҗә белән Сарык" спектакленең премьерасы үтте.

Спектакльне сәхнәгә "Символ" үрнәкле балалар театр студиясе җитәкчеләре – Башкортстанның атказанган артисткасы  Лениза Гайнетдинова һәм Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйдельский куйды. Зур тырышлык белән әзерләнгән тамаша шундый кызыклы, чын, табигый булды һәм берсен дә битараф калдырмады. Яшь артистларның сәхнәдә уйнавы, геройларның костюмнары, сәхнә бизәлеше, музыкаль, хореографик номерлар бик уңышлы уйланылган. Премьераның уңышлы узуы режиссерның, җитәкченең зур хезмәтен күрсәтә.

Премьерадан соң, тамашачылар да үз фикерләрен белдерде. Сыйныфташларының мактау сүзләре, теләкләре, киңәшләре яшь артистлар күңелендә калыр, яңа уңышларга дәртләндерер. Матур сәхнә әсәрләре гимназия сәхнәсен киләчәктә дә бизәр дигән өметтә калабыз!

Айгөл АХУНОВА,

Башкортстанның атказанган укытучысы.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас