20-23 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Бәйге Русиянең 22 төбәгеннән килгән 197 туган телен яратучы, белемле талантлы укучыларны берләштерде. Уздыру мәйданы - Физик культура, спорт һәм туризмның Идел буе университеты. Олимпиада — интеллектуаль ярыш кына түгел, ә туган телне, әдәбиятны, тарихны, татар халкының мәдәни кодын саклау һәм үстерү юлындагы мөһим чара буларак үз максатын аклады.
Башкортстаннан олимпиадада 29 укучыдан торган көчле команда катнашты. Аларга тел буенча белемнәрен дә, классик әдәбиятны белүләрен дә, сәнгатьле уку осталыгын да күрсәтергә кирәк булды.
Олимпиадада катнашучылар өчен традицион рәвештә театрларга бару оештырылды. Укучылар данлыклы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына барды, спектакльләр карады.
Балалар ярышканда, аларның укытучылары өчен методик семинар узды, аларны дәреслекләр авторлары һәм Казан федераль университетының (КФУ) һәм Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы галимнәре алып барды. Бу очрашу төбәкара тәҗрибә уртаклашуга һәм педагогларның квалификациясен күтәрүгә зур ярдәм булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дипломнары белән бүләкләнде.
2026 елгы олимпиада нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан җиңүчеләр:
Айнур Гафаров, 11 нче сыйныф, Миякә районы Сатый урта мәктәбе. Укытучысы — Гафарова Гөлчәчәк Касыйм кызы.
Ялалова Розалина, 10 нчы сыйныф, Бүздәк районы Каран мәктәбе. Укытучысы — Мансурова Зөлфия Җәмил кызы.
Ризәлә Галимова, 9 нчы сыйныф, Стәрлебаш районы Яшерган мәктәбе. Укытучысы — Хәмидуллина Зимфира Гайфулла кызы, остазы Галимова Ләйсән Әхәт кызы.
Призерлар арасында Уфа, Бәләбәй, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре, Илеш, Федоровка, Туймазы, Бакалы, Бүздәк, Балтач, Борай, Стәрлебаш, Миякә, Тәтешле, Чакмагыш районнарыннан укучылары булуы бик шатлыклы күренеш. Әдәби конкурста да Башкортстан укучылары сынатмады, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.
Ләкин төбәкара олимпиада — бу финиш сызыгы түгел, ә сайлап алуның мөһим этабы гына. Җиңүчеләр Казанда уздырыла торган Халыкара татар теле олимпиадасына чакыру алды. Шулай итеп, төбәкара тур дөнья дәрәҗәсенә чыгу өчен старт мәйданчыгы булып хезмәт итә, монда иң яхшылар төрле илләрдән килгән татар диаспорасы вәкилләре белән очраша.
Мондый олимпиадалар үткәрү — милләт киләчәге өчен, талантларны үстерүгә мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.
Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада сәләтле укучыларны гына ачыклап калмый, ә ватандашларны берләштерүдә, Русиянең тел һәм мәдәни төрлелеген саклауда да зур роль уйный.
Туган теле белән горурланган, аны яраткан, үз телендә сөйләшкән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Айгөл Ахунова,
Башкортстанның атказанган укытучысы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.