Һәр кеше үз гаиләсенең тарихы, ата-бабалары, аларның гореф-гадәтләре, кәсепләре, җирдә калдырган эзләре, игелекле эшләре турында белергә тиеш. Нәсел агачын төзү, җиде буын бабаларыңны белү – һәр кешенең изге бурычы. Шәҗәрәле нәсел – бай нәсел.
Бүген Бүздәк районының Каран мәктәбендә үткән районкүләм “Шәҗәрә бәйрәме” дә буыннар бәйләнешен, гаиләләрне ныгыту, үсеп килүче буынны халкыбыз тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан оештырылды.
“Зур һәм тату гаилә елы” кысаларында узган чарада 27 укучы катнашты. Алар барысы да чарага дәүәти-дәүәниләре, әти-әниләре белән бергәләп, җитди әзерләнеп килгән. Үз агачларын нинди генә итеп ясамаган алар. Тырышканнар, архивларда эзләнүчеләр дә булган.
Милли костюмнар, халкыбызның күңел җәүһәрләре булып сакланган чигүле сөлгеләр, көнкүреш-әйберләре бәйрәмне ямьләп, әйтерсең лә рухи күтәренкелек, көч биреп торды.
Һәр укучы үз гаилә агачы – шәҗәрәсе белән таныштырды, сәләтен, осталыгын күрсәтте. Бәйгедә “Әллүки”не үкып үскән егетләрнең дә катнашуы һәм җиңү яулавы – безнең өчен зур сөенеч! Каран мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Ильяс Фәрхутдинов (укытучысы Резеда Рәсим кызы Мәүлетова) "Иң яхшы шәҗәрә агачы" номинациясендә 1нче урын яуласа, Илнур Шәрифуллин (укытучысы Ирина Әскат кызы Насыйрова) "Гаилә таланты" номинациясендә 2нче урынга лаек булды.
Шәҗәрә ул – гаиләнең бик кадерле мирасы. Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, Туган җиреңнең, Туган илеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый икән. Балалар шәҗәрәне төзеп кенә калмыйча, аны тиешле дәрәҗәдә яклый да белде, әфарин!