Тормышта барысы да кечкенәдән: бөртектән — икмәк, нурдан — Кояш, кирпечтән— йорт, ә белем — һәр кешенең беренче китабыннан— Әлифба-Азбукадан башлана.
Күптән түгел безнең китапханәдә 18нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен беренче уку китабын өйрәнүнең тәмамлануы уңаеннан бик матур чара узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга укый белүнең мөһимлеге турында сөйләде , кызыклы китаплар белән таныштырды. Китапларның исемнәрен алар тәкъдим ителгән табышмаклардагы персонажлар буенча бик җиңел тапты. Укучылар Азбука китабына һәм хәрефләргә багышланган шигырьләр укыды.
Беренче сыйныф укучылары китапханәгә яхшы кәеф белән килде, чөнки аларны күңелле уен программасы көтә иде. Алфавит буенча биремнәргә укучылар җавапларны җиңел генә таба алды, әкият геройларының телеграммаларын укыдылар. Балалар мавыгып "Ышанасың - ышанмыйсың!" дип аталган викторина сорауларына җавап бирде. Беренче сыйныф укучылары үзләренең активлыгы белән сөендерде, күп сораулар яудырды, әдәби геройларның гамәлләре буенча үзләре аңлатмалар бирде. Күңелле бию минуты да булды, ул чараны тагын да җанландырып җибәрде.
Китапханәдә мондый бәйрәмне оештыру китапларга кызыксынуны үстерергә ярдәм итә һәм аларга сакчыл караш тәрбияли, ә беренче сыйныф укучылары өчен беренче уку китабы белән саубуллашуны шатлыклы вакыйгага әйләндерә.
Зөлфия Гыйззәтуллина.
Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире.