Мин үземнең гаиләм белән бик горурланам. Әтием Ильвир полициядә эшли. Аның эше бик җаваплы. Әнием Айсылу энем Аликны тәрбияли, туганыма нибары 9 ай. Абыем Айгиз 4нче сыйныфта укый. Ул спорт ярата, гитара түгәрәгенә йөри. Ә мин биергә яратам, музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнәм, уңышларга ирешәм. Бөтенрусия конкурсында лауреат булдым. Мәктәптә дә “бишле”гә генә укыйм, олимпиадаларда катнашам.
Без гаилә белән ял көннәрен көтеп алабыз. Абыем белән уен коралларында уйныйбыз, ә энебез безгә кушылып, үзенчә җырларга тырыша. Безнең өйдә күңелле һәм ямьле!
Азалия ГАЛИЕВА,
2нче сыйныф.
Дүртөйле районының Иванай мәктәбе.