Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 март , 09:45

Туган телдә сөйләшәбез!

"Новошкола"да укучылар бик теләп ана телен өйрәнә.

Туган телдә сөйләшәбез!
Туган телдә сөйләшәбез!

“Новошкола”– ул  башкаладагы матур һәм яңа белем учагы. Биредә балаларга төрле фәннәрне тирәнтен укыту өчен заманча шартлар тудырылган. Ә иң мөһиме, укучылар бик теләп ана телен өйрәнә, туган телдә аралаша. Кызлар һәм малайлар Русиянең атказанган укытучысы Лилия Кәримованың дәресләрен аеруча көтеп ала.

— Башлангыч сыйныфлардан 20 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Укучыларым барысы да тырыш, өлгер, сәләтле. Ана телен җырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар аша өйрәнәбез. Туган тел атналыгы, милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Татар телен тагын да яхшырак белү өчен “Әллүки” белән дуслаштык. Укучыларым журналны дәрестә дә, өйдә әниләре, нәнәләре белән бергәләп тә укый, — ди Лилия Галинур кызы.

 “Новошкола” мәктәбе укучылары киләчәктә дә туган телебездә сөйләшеп, моның зур горурлык булуын тоеп үссен!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас