Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 март , 08:45

Югары сыйныфлар яңача укый башлый

10-11 сыйныфлар өчен белем бирүнең яңа стандартын булдырдылар.

Югары сыйныфлар яңача укый башлый
Югары сыйныфлар яңача укый башлый

Русия Мәгариф министрлыгы 10-11 сыйныфлар өчен белем бирүнең яңа стандартын булдырган.

Төп үзгәрешләрнең берсе профильле укыту белән бәйле. Хәзер 10-11 сыйныф укучылары профильле предметларны сайламыйча, барысын да база дәрәҗәсендә өйрәнә алачак.

Шул ук вакытта предметларны тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен хәзер гамәлдә булган барлык профильләр дә саклана, алар эчендә медицина, инженер, суднолар төзү, лингвистика һәм башка махсуслаштырылган сыйныфлар булдыру мөмкинлеге булачак.

Икенче сизелерлек үзгәреш – яңа стандарт беренче тапкыр һәр предмет кабинетында нинди җиһазлар булырга тиешлеген төгәл регламентлый — химия һәм физика буенча санлы лабораторияләрдән алып бинокуляр микроскопларга һәм ракета модельләренә кадәр.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас