Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 март , 09:40

Гаиләмне бик яратам!

"Әллүки" почтасына килгән чираттагы җылы эчтәлекле хатны бергәләп укыйк, дуслар.

Гаиләмне бик яратам!
Гаиләмне бик яратам!

 Без гаиләдә биш кеше. Әтием Алмаз көчле, акыллы, ярдәмчел һәм эш сөючән, безне һәрвакыт якларга әзер. Әнием  Гөлшат — дөньядагы иң изге күңелле кеше. Ул искиткеч тәмле итеп ашарга пешерә.  Безне бик нык ярата!

Абыем Булат 8нче сыйныфта укый.  Самбо белән шөгыльләнә, математика, информатика кебек фәннәрне бик ярата. Ә миңа татар теле дәресләре бик ошый, математика һәм инглиз телен дә тырышып өйрәнәм. Бассейнга йөрим, самбо белән шөгыльләнәм һәм гитарада уйнарга өйрәнәм. Энем Данирга 6 яшь, ул әле бакчага йөри. Быел 1нче сыйныфка укырга керәчәк.               

Мин үз йортымны, гаиләмне бик яратам!

 Артур  ӘМИНЕВ,

4нче сыйныф.

Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбе.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас