

Мәгариф министрлыгы 1 класска керү өчен документлар тапшыру вакытын билгеләде.
Яңа уку елында 1,5 миллионнан артык бала беренче сыйныфка укырга барачак. Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфка керү өчен гаризалар 1 апрельдән дә соңга калмыйча кабул ителә башлый һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документларны уку йортына шәхсән тапшырырга яки тапшыру турында хәбәр белән почта аша җибәрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, ата-аналар баланы мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» порталында яисә аның белән интеграцияләнгән төбәк порталында яздыра ала. Башта мәктәпкә беркетелгән территорияләрдә яшәүче гаиләләрнең, шулай ук чираттан тыш яисә өстенлекле тәртиптә укырга керү хокукына ия булганнарның гаризалары каралачак.
Гаризалар бирүнең беренче дулкыны 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Аның барышында документлар баланың теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул ителәчәк.
Кабул итү турында хәбәр ата-аналарга «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси кабинетка һәм күрсәтелгән почтадагы электрон адреска киләчәк, дип билгеләделәр Мәгариф министрлыгында.
Ведомствоның якынча бәяләве буенча, 2026 елның 1 сентябрендә Русиядә беренче сыйныфка 1,5 миллионнан артык бала барачак.