Урамда кояш елмая, тамчылар тама, кошлар сайрый. Нәкъ шушы ел фасылында күңел һич кенә дә сыйныф бүлмәсендә утыруны теләми. Укып арыган укучыларга хәзерге вакытта нәрсә кирәк? Әйе, дөрес, каникуллар! Тик бу көннәрне файдалы һәм кызыклы итеп ничек үткәрергә? Түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер дип өметләнәбез.
* Иртән үзеңә озаграк йоклап алырга ирек бир. Уяну белән гаджетка ябышма, аны мөмкин кадәр кулыңа азрак алырга тырыш.
* Иң яхшы ял – актив ял. Өйдә булуны саф һавада йөрүгә, сәфәрләргә чыгуга алыштыр. Гаилә белән паркка барып кайту да күңелле булудан тыш, сәламәтлеккә файдалы.
* Тәмле чәй ризыклары әзерләп, якыннарыңны сыйла. Мисал өчен, төрле формалы печенье, кекс, коймак пешерү вакытыңны кызыклы үткәрергә ярдәм итәр.
* Үзең яраткан музыканы кабызып куй, өйдә “генеральный җыештыру” яса. Бигрәк тә үз бүлмәңдә китап киштәләрен, өстәлеңне тәртипкә китер.
* Каникуллар вакытында китап уку шулай ук файдалы һәм мавыктыргыч. Үзеңә якын
булган жанрда язылган әсәрне Интернет аша да табып укырга була.
* Ниһаять, хобби! Көннәреңне яраткан шөгылеңә дә багышла. Ә, бәлки, каникуллар вакытында син үзеңдә яңа сәләтләр ачарсың?
* Өстәл уеннары гаиләне берләштерергә һәм эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Уку чорында моңа кичләрен вакыт калмый. Ә каникулларда бергәләп уйнап алырга да була.
* Дусларың белән аралаш, бергәләшеп фильм яисә мультфильм карап, фикерләрегез белән уртаклаша аласыз.
* Әлбәттә, каникулларда гел күңел ачу гына дөрес булмаячак. Уку турында да онытмаска кирәк. Бигрәк тә, чыгарылыш сыйныф укучысы икәнсең, имтиханнарга әзерләнүне беренче урынга куй.
* Режим турында онытма. Көнне зарядка ясаудан башла, чөнки иртә ничек башланса, көн дә шулай үтә. Ә кичен соң ятарга тырышма.
Автор фотосы.