Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 апрель , 16:05

Елмаю һәм көлү — ул барысы өчен дә!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсенә укучылар кызыклы чарага җыелды.

Елмаю һәм көлү — ул барысы өчен дә!
Елмаю һәм көлү — ул барысы өчен дә!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башкаланың 18нче мәктәбендәге "Улыбка” язгы лагеренда ял итүче балалар өчен «Елмаю һәм көлү – ул барысы өчен дә!" дигән әдәби уен үткәрде. Чара бөек язучы Николай Носовка һәм аның легендар герое – Незнайкага багышланды.

Мавыктыргыч чара барышында балалар гаҗәеп китап дөньясына чумды, әкияти шәһәрне төзүче турында кызыклы мәгълүмат белде. Башта китапханәчеләр балаларны язучының биографиясе белән таныштырды.

Алар Николай Носовның талантлы язучы гына түгел, балалар өчен кызыклы тарихлар уйлап табарга яраткан сценарист та икәнен белделәр. Фәһемле әңгәмәдән соң катнашучылар бик рәхәтләнеп уеннарга һәм викторинага күчте, шулай итеп яраткан китапларындагы персонажларны искә төшерделәр.

Укучылар табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, игътибарлы һәм зирәк булуларын күрсәтте. Аннары балалар командаларга бүленде һәм бергәләп Незнайканы бизәде.

Һәр иллюстрация чагу һәм уникаль килеп чыкты. Уен азагында катнашучылар, дуслык һәм юмор рухын чагылдырырга тырышып, Незнайка һәм аның дусларының күңелле маҗаралары турында кечкенә генә күренеш күрсәтте.

Бу чара балаларга бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте, яраткан әкиятләре турында белемнәрен арттырды.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас